Куркынычсыз Рунетка багышланган мәгълүмат сәгате (6+)

2 февраль көнне, Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында, 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Күбрәк белсәң – азрак куркырсың» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Чара «Нәрсә ул «рунет?» дигән сорау белән башланып китте. Балалар, күпмедер уйланып торганнан соң, төрлечә җавап бирде. 
Чара барышында укучылар рус интернет челтәренең кулланучылар арасында бик популяр булган иң танылган сайтлары турында белде. Китапханәче челтәрдә үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләде, бергәләп куркынычсыз интернетка багышланган «Тайный друг», «Тысяча друзей», «Корзина покупок» балалар словения мультсериалының берничә сериясен карадылар. 
Балалар белән әңгәмә вакытында социаль челтәрләрдә еш очрый торган киберэзәрлекләү һәм троллинг темаларына кагылдылар. «Тролльләргә ничек каршы торырга» дигән танып белү видеоязмасы балаларга челтәр әхлагы буенча яхшы нәтиҗәләр ясарга ярдәм итте. 

Поделиться: